Шушы елның декабрендә, Республика суд-медицина экспертизасы бюросын 20 ел буена диярлек (1984 елдан башлап 2003 елга кадәр) җитәкләгән Юрий Павел улы Калининның тууына 75 ел тулды.
Бүген бюрода киңәйтелгән Методик совет чикләрендә бу датага багышланган тантаналы чара булды. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, Дәүләт советының депутаты Рафил Ногманов, РФ атказанган табибы Наил Садыйков катнаштылар. Юрий Павел улының тол хатыны Венера Иван кызы Буреева һәм аның гаиләсенең әгъзалары килделәр. Тантана Юрий Павел улы Калининга «ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның бинасы өстендә мемориаль такта ачылуы йоласы башланды. Мемориаль тактаны бюро башлагы Марат Тимерҗанов Юрий Павел улының малае Владислав Калинин белән бергә ачтылар.
Беренче Марат Тимерҗанов, аннары Наил Садыйков, 2003 елдан 2013 елга кадәр суд-медицина экспертизасы бюросын җитәкләгән Наил Нигматуллин, Рафил Ногманов, кунаклар һәм Ю.П.Калинин белән озак еллар бергә эшләгән коллегалар аны җылы искә алып чыгыш ясадылар. Җаваплы рәхмәт сүзе белән бөтен җыелган кешеләргә Венера Иван кызы, Калинин Ю.П. тол хатыны, мөрәҗәгать итте.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән Ринат Җәләлдинов чыыш ясады, ул суд-медицина хезмәтенә, аеруча гәдәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү вакытында, авыр фидакарь хезмәте өчен рәхмәтләр белдерде.
Чараның беренче бүлеге бюро хезмәткәрләренә тантаналы ГТХМ ведомствосы, Россия һәм Татарстан Республикасы Сәләмәтлек саклау министрлыклары бүләкләрен бирү белән тәмамланды.