Әлмәт районында ЮТҺ

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Бүген Әлмәт районында, Түбән Мактама поселогыннан чыгу юлында, җәмәгать транспорты катнашуында ЮТҺ булды. Йөк автомобиленең Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча барган рейс автобусы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде.

Автобуста 13 пассажир булган, медицина ярдәме артыннан 6 кеше мөрәҗәгать итте.

5 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. «Татнефть» МСБгә тапшырылган, бер зыян күргән кеше медицина ярдәмен күрсәтүдән соң, үз теләге буенча урында калдырылган. ЮТҺ урынына фельдшер бригадасы чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International