Яшел Үзән РҮХдә медицина ярдәме сыйфаты белән кәнәгатьләнгәнлек мәсьәләләре буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узды

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

«Яшел Үзән РҮХ» ДАССОда Чингис Мәхмүтов рәислегендә медицина ярдәме сыйфаты белән кәнәгатьләнгәнлек мәсьәләләре буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет эшендә «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның баш табибы Илгиз Хидиятов, Яшел Үзән МР Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров катнаштылар.

Очрашу программасы бик зур булды: ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Яшел Үзән РҮХнең медицина оешмаларына – педиатрия, хирургия, онкология, реанимацияләү, функциональ-диагностика бүлекләренә, ветераннар өчен бүлеккә, балалар һәм өлкәннәр өчен сырхауханәләргә – килеп киттеләр.

Медицина оешмаларына барып кайтудан соң Совет әгъзалары халык белән очраштылар. Очрашу барышында сәламәтлек саклавында булган мәсьәләләр тикшерелделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International