Татарстанның СПИД үзәгенә Ханты-Манси автономияле округының делегациясе килеп китте

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

«ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПКРҮ» ДАССОсына ( түбәндә СПИД үзәге) Югра – Ханты-Манси автономияле округының«СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәшү үзәгенең» белгечләре: эпидемиология бүлегенең мөдир в.б. Бугаева Н.В., клиник-диагностика лабораториясенең мөдире Белкина Н.С., амбулатория-сырхауханә бүлегенең мөдире Петровец А.И., профилактика бүлегенең мөдире  Щербакова С.В. – килеп киттеләр.
Визит максаты – СПИД үзәгенең эш тәҗрибәсен, шул санда «AIDSNET» ВИЧ-йогышны мониторинглауның мәгълүматый системасын өйрәнү.

Визит барышында кунаклар СПИД үзәгенең бүлекчәләре, ВИЧка тиеш булган контингентны тикшерү, диспансерлаштыру, ВИЧ йогышын давалау һәм профилактикалау буенча оешманың эшен оештыру белән таныштылар.

СПИД үзәге белән чыгарылган, халык арасында профилактика эшендә кулланылган видеофильмлар һәм мәгълүматый материал кунакларга күрсәтелделәр һәм тапшырылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International