МӘСКӘҮ, 23 декабрь. /ТАСС/. 2015 елның 1 гыйнварыннан РФ бөтен субъектларында торучылар мәҗбүри медицина иминияте (ММИ) программасы чикләрендә күрсәтелгән хезмәтләр бәясе турында мәгълүмат ала башлаячаклар. Шуның турында ТАССта пресс-конференциядә ММИ Федераль фондының рәис урынбасары Юрий Нечепоренко сөйләде.
Медицина ярдәмен күрсәтү бәясе турында халыкка хәбәр итү буенча программа 2014 елның 1 сентябреннән башлап РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла башлады. Пилот проекты РФнең 7 субъектында: Брянск, Мәскәү, Түбәнге Новгород һәм Тула өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Татарстан Республикасында җибәрелде. 2014 елның 1 декабренә торыш буенча программа РФнең 46 субъектында эшли инде. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап проект РФның бөтен 85 субъектында эшләячәк.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин билгеләгәнчә, кешеләр үз дәвалавының реаль бәясе турында уйламыйлар да һәм дәүләт үзенең гражданнары турында кайгыртуны еш аңламыйлар. Бүген йөрәккә клапан куюның бәясе 200 мең сумнан артыграк, ә бөерне күчереп утыртуы – 800 мең сумнан артыграк тора, дип сөйләде ул. Һәм бу чыгымнарны дәүләт түли.
Хезмәтләрнең бәясе турында мәгълүматны электрон шәхси кабинетта белергә мөмкин булачак. Ә компьютерга керерлек мөмкинлекләре булмаган кешеләр аны стандарт медицина документлары һәм больничный лист белән бергә бирелгән махсус белешмәдән ала алачаклар.
Хөкүмәт белән хупланган мәҗбүри медицина иминиятенең Федераль фондының бюджетына туры китереп, фондның бюджет керемнәре 2015 елда – 1,632 трлн сум (2014 елның бюджеты – 1,240 трлн сум), фонд чыгымнары 2015 елда – 1,706 трлн сум (2014 елда – 1,240 трлн сум) тәшкил итәчәк. ММИ территориаль фондларының бюджетына субвенция 2015 елда 1,452 трлн сум ( 2014 елда – 1,174 трлн сум) тәшкил итәчәк.