Кама балалар медицина үзәгенең җирлегендә (Яр Чаллы шәһ.) сабыйлар арасында үлүчеләр саны профилактикасы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабының күчмә утырышы узды.
Бу чара регуләр рәвештә һәм яңа туган балаларга медицина ярдәмен камилләштерү һәм перинаталь югалтуларны профилактикалау максатларында уздырыла. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә торды. 2014 елның 10 ае эчендә ТР Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында сабыйлар арасында үлүчеләр санының очракларын тикшерү уздырылды. Штабның рәисе – ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина. Утырышта шулай ук балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең акушерлык һәм гинекология буенча әйдәүче консультанты Аида Петрова, БРКХнең оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары Олег Куликов, Яр Чаллы шәһ. сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе урынбасары Лилия Асатова, КБМҮ баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, үзәк район хастаханәләренең вәкилләре.