Ашыгыч медицина бүлекләре Казанның бөтен сырхауханәләрендә эшли башлыйлар

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Сырхауханәдә һәм өйдә ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүгә фельдшерларны тарту аркасында сырхауханәләрдә табибларның кабул итүнең эш вакытын арттырырга һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә профильле булмаган чакырулар санын киметергә уңышлы булды. Моның турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау ярдәме бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина сөйләде.

 

Аның сүзләре буенча, 2014 елда Казанның пилот оешмалары 7 сырхауханәдән 13 бригада көчләре белән 19096 авыручыга, алар арасында 7857нә өйдә хезмәт күрсәтелде. Билгеләргә кирәк, чакыруларның 80%да фельдшерлар хезмәт иттеләр. Очракларның иң зур күпчелегендә медицина ярдәме урында күрсәтелде. Хастаханәгә урнаштыруга авыручыларның 2%ты мохтаҗ булды.

Гөлнара Гайфуллина сөйләгәнчә, табиблар кадрлары белән аз комплектлык һәм участок хезмәтенә эш күләменең күбәю вакытында бу яңалык, аеруча халыкны гомуми диспансерлаштыру вакытында, бик вакытлы.

 
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Министрлыгының Боерыгына ярашлы ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре пилот тәртибендә шәһәрнең 4 сырхауханәсендә оештырылды: «10нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда, «18нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда, «2нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда, «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда. Узган елның ноябереннән башлап тагын 3 сырхауханә эшли башлады: «6нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы, «7нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы, «11нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССОсы. Бүлекләрнең эше 08.00 башлап 20.00гә кадәр эш көннәрендә оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International