Чираттагы пресс-конференция шәһәрнең мэриясендә Яр Чаллының ике эре дәвалау оешмаларының – КБМҮнең һәм АМЯХнең эшләренә багышланды. Катнашучылар санында Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Тимур Мөбарәкшин һәм АМЯХнең баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Равил Бакиров булдылар.
КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин чыгышы 2014 елның эш йомгакларына һәм бу елның планнарына кагылып үтте. Уңышлар арасында җитәкче үзәктә медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтен оештыруны, сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 9001-2011(ISO 9001-2008) таләпләренә ярашу сертификатын алуны, КБМҮнең пациентларын тиңләштерү буенча яңа системаны кертүне, консилиумнарны уздыру өчен видеоэлемтәне юлга салуны атады. Видеоконференция мәгълүматлары – беркетелгән районнар һәм республика хастаханәләре белән үзара бәйләнеш алымнарының берсе. Бу дәвалау оешмалары арасында нәтиҗәле эш чылбырын (ТР төньяк-көнчыгыш регионнарының ҮРХ – Яр Чаллы шәһ. – Казан шәһ.) оештырырга рөхсәт итте. Шулай ук КБМҮнең сыйфат өлкәсендә уңышлары өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Премияләрен бирү буенча совет Грамотасы белән бүләкләнде. «100 иң яхшы товар» конкурсының республика һәм федераль этапларында «Нейросонография» хезмәте диплом һәм «Сыйфат отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Тимур Мөбарәкшин чыгышының икенче өлеше 2015 елның планнарына кагылды. Алар арасында Балалар хастаханәсе Г блогының ремонтын тәмамлау һәм яңа туган балаларның патология бүлегенең һәм Балалар диагностика үзәгенең ремонтланган бинасына күчү. Приоритет мәсьәләләр булып Балалар хастаханәсе җирлегендә оператив офтальмологиянең һәм эндоскопик хирургиянең үсешләре тора.