2015 елның16 гыйнварыннан башлап 18нә кадәр Мәскәү өлкәсендә, Истра шәһ. (Россия) фәнни-гамәли терапевтик конференцияләр сериясеннән РФ Президентының Эшләр идарәсенең (Мәскәү шәһ.) «Белем бирү-фәнни медицина үзәге» ФДУның гастроэнтерология кафедрасы мөдире, РФ Президенты Эшләр идарәсенең Баш медицина идарәсенең баш гастроэнтерологы, Россия гастроэнтерологлар ассоциациясе вице-президенты, Мәскәү шәһ. Баш терапевты урынбасары, профессор, м.ф.д. О.Н. Минушкин җитәкчелегендә уздырылучы семинарның беренче сессиясе булды. Семинар эшендә Россия ССМның КДМА ӨҺББ ГБББОның терапия кафедрасының мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гастроэнтерологы, ТР гастроэнтерологлар җәмгыятенең рәисе, м.ф.д., профессор Р.Г.Сәйфетдинов катнашты.
Семинарның беренче сессиясе билиар дисфункцияне өйрәнүгә, аның диагностикасына һәм дәвалауга карашларына багышланды.