Республика кан үзәге донор булырга чакыра

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Көн саен кан компонетларын җибәрүдә һәлакәттә зыян күргән кешеләр, төрле операцияләр ясарга кирәк булган авыручылар, бала табучылар һәм яңа туган балалар, кан авырулары белән кешеләр, онкология белән авыручылар кирәксенә.

 Донор канының запасын өзлексез саклау өчен, медицина оешмаларын аның компонентлары белән вакытлы һәм туктаусыз тәэмин итү өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрне кан бирергә чакыра.

КАН ДОНОРЫ БУЛ! КЕШЕ ГОМЕРЕН САКЛАП КАЛ!

 ТР ССМ Республика кан үзәгендә донорларны кабул итү көн саен (якшәмбедән башка) 08:00 башлап 14:00гә кадәр Казан, Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча тормышка ашырыла. Транспорт: 197нче автобус «ТРЦ Южный» тукталышы, 89нчы автобус «Эдельвейс кибете (Ломжинская ур.)» тукталышы, 5нче трамвай Ломжинская тукталышы (Җиңү проспекты). Контакт телефоны: 223-07-79 (регистратура).

ТРда прописка белән паспортның үзеңдә булуы кирәк!

Кан бирүгә ничек хәзерләнергә турында тулы итеп => http://rspkrt.ru/procedure.html адресы буенча белергә мөмкин.

Кан бирү алдыннан сезгә ярамаулык буенча электән үк тикшерегез: => http://rspkrt.ru/antidonor.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International