Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының медицина тәэминәтендә 615 медицина хезмәткәрен катнаштырырга планлаштырыла

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2015 елда Казан шәһ. спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын хәзерләү һәм уздыру вакытында санитар-эпидемиологик тынычлыкны тәэмин итү, медицина тәэминәте мәсьәләләре буенча эш төркеменең утырышы булды. Утырышны республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.

Утырышта Чемпионатны уздыру вакытында медицина тәэминәтенә, санитар-эпидемиологик тынычлыкны тәэмин итүгә хәзерлек барышы турында уйлаштылар.

Исегезгә төшерәбез, спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты беренче тапкыр Россия Федерациясе территориясендә, Казан шәһәрендә узачак. Уздыруның рәсми сроклары 2015 елның 24нче июленнән башлап 9нчы августына кадәр. FINA бюросы утырышында спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының форматын киңәйтү турында һәм, яшь категорияләреннән чыгып спортсменнар ярышуын үзенә керткән, «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кертү турында карар кабул ителде. Анда Олимпия уеннарының, дөнья, континенталь чемпионатларының җиңүчеләре һәм приз алучылары катнаша. XVI Дөнья чемпионатын уздыру сроклары 2015 елның 5нче августыннан башлап 16нчы августына кадәр дип FINA белән расланды.

Шулай, Чемпионатны «Мастерс» категориясендә Чемпионаты белән бергә уздыру сроклары 2015 елның 24нче июленнән башлап 16нчы августына кадәр тәшкил итәләр.

Сәламәтлек саклау министырлыгындагы утырыш барышында  билгеле булганча, Чемпионатның медицина тәэминәтендә спорт объектларында, спортсменнар авылының сырхауханәсендә, спорт булмаган объектларында (кунакханәләр, ФИНА паркы, ачу һәм ябу тантанасы) эшләү өчен 615 медицина хезмәткәрен катнаштырыга планлаштырыла. Медицина ярдәмен күрсәтүнең расланган тәртибенә ярашлы Чемпионатның 6 госпитале билгеләнде. Бу Республика клиник хастаханәсе, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, Регионара клиник-диагностик үзәк, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, Республика клиник офтальмология хастаханәсе. Уздырылган утырыш нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде һәм эшнең киләчәк юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International