Казанга эш визиты белән Кабарда-Балкар Республикасыннан делегация килеп китте

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Казанга Кабарда-Балкар Республикасыннан министр урынбасары Андзор Аталиков җитәкчелегендә делегация килеп китте. «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева каршылады. Булу программасы чикләрендә Фәридә Яркаева Республика клиник хастаханәсенә барып кайтты.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Ф.Ф., РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф. һәм РКХнең диагностика хезмәте җитәкчесе Мәҗитов М.Р. озатуында алар кабул итү-диагностика бүлегенең кичектергесез пациентларны кабул итү буенча эше белән таныштылар, диагностика кабинетларына һәм операция бүлмәләренә, шулай ук авыр хәлдәге пациентлар белән реанимация блогына кереп чыктылар. Визит ахырында кунаклар РКХнең эшен оештыруның югары дәрәҗәсен һәм югары квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча республика клиникасының югары хәзерләнгәнлеген билгеләделәр.

Шулай ук делегация «Медицина фәненең үзәге» Инжиниринг үзәгенә барып кайтты, Казан Кремленә һәм Раифа тыюлыгына экскурсия белән барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International