И.Метшин: «Халык өчен медицина хезмәтләрен ала алырлыкны арттырырга кирәк»

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Халыкка тору урыны буенча медицина ярдәмен күрсәтүнең ала алырлыгының һәм сыйфатының дәрәҗәсе өзлексез үсәргә тиеш. Медицина хезмәтләренең база җыелмасы белән шәһәр сырхауханәләре филиалларын ачу аркасында пациентларга өйләреннән бер адым атлау ераклыгында оператив ярдәм күрсәтелә. Фучик ур., 133 адресы буенча сырхауханә челтәренең шундый филиалларының берсендә ремонт барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Шәһәр башлыгын эш юлында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казанның Совет районы администрациясенең башлыгы Рөстәм Гафаров, Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директоры Марат Айзатуллин, Казан буенча ТР ССМның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рәмил Әхмәтов һәм «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Рафаэль Шавалиев озатып бардылар. Хәзерге вакытта Фучик урамы буенча 133 нче йортның янкармасында капиталь ремонт бара, аны тәмамлаудан соң бинада «Азино» балалар сырхауханәсенең филиалы урнашачак. Монда, педиатр офисы дип атаган бинада, участок табиблары микрорайонның беркетелгән балаларына медицина ярдәмен күрсәтәчәкләр, аларның саны, баш табиб аныклык керткәнчә, 6 меңнән артык кешене тәшкил итә.

Рафаэль Шавалиев Мэрга хәбәр иткәнчә, балаларны ике сменада 6 участок педиатры, 6 участок шәфкать туташы, 2 теркәүче, прививкалар ясый торган шәфкать туташы һәм ике санитарка хезмәт күрсәтәчәк. Тар профильле белгечләр яңа офиста булмаячак – алар белән консультация ясау өчен табиблар пациентларны «Азино» балалар сырхауханәсенә җибәрәчәк. Анда табиблар белән комплектлаштыру саны 100%ка якын тәшкил итә. Шуннан башка, ремонтлана торган педиатр офисында «Шатлык» дигән балалар сөт күхнясының өләшү пункты урнашачак. Уртача, көненә өләшү пункты сөт продукциясе белән 300–400гә якын баланы тәэмин итәчәк.

Яңа медицина пунктының барлыкка килүе педиатрия ярдәменең сыйфатын һәм ала алырлыгын арттырырга, табиб эшчәнлегендә профилактика юнәлешен көчәйтергә, шулай ук авыруларны иртәрәк ачыклауны һәм өзлегүләрне кисәтүне тәэмин итәргә рөхсәт итәр, дип билгеләде Рафаэль Шавалиев.

Илсур Метшин халык өчен медицина хезмәтләрен ала алырлыкның әһәмиятлелегенә басым ясады. «Хәзер бөтен эшләрне сыйфатлы итеп һәм вакытында тапшырырга һәм яңа объектның уңайлыклары буенча мәсьәләләрен чишергә мөһим. Ярты ел тулысынча җитәр дип, мин уйлым. Әгәр без кечкенә азинчыларга Балаларны яклау көненә бүләк ясасак, бик яхшы булыр иде», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Казан шәһәре, KZN.RU, 23 гыйнвар, Альберт Муртазин.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International