«Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата - 2014» исеменә Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата – 2014» исеменә Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда дәүләт стационар  сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата» дигән II Республика конкурсы булды. Конкурс Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең Комплекс планына ярашлы һәм «Безнең кадерле ветеран» республика гуманитар-социаль проектын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылды.

Конкурсның төп максаты – безнең ветераннарның стационарда булу шартларын яхшыртуга юнәлгән эшне активлаштыру, шулай ук ветераннарның сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату.

Барысы конкурста республиканың 15 муниципаль берәмлекнең 18 сәламәтлек саклау оешмасы катнашты.

Республика конкурсы комиссиясенең эше Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль  сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, республика җәмәгатьчелек ветераннар оешмалары вәкилләре катнашуында   тормышка ашырылды.

Конкурс комиссиясенең карары белән 7 финалга чыгучы оешма иң яхшы дип танылды.

Конкурсның дипломнары белән бүләкләнәләр:

1. «РКДҮ» ДАССОсы (кардиология бүлеге, 903 нче палата);
2.
ТР ССМ «РКХ» ДАССОсы ( кардиология бүлеге, 9нчы палата);
3. «
2нче РКХ» ДАССОсы  (2нче терапия бүлеге, 707нче палата);
4. «
Алабуга РҮХ» ДАССОсы (хирургия бүлеге, 3нче палата);
5. «Б
өгелмә РҮХ» ДАССОсы (неврология бүлеге (БМКӘКБ), 101нче палата);
6. «Н
орлат РҮХ» ДАССОсы (терапия бүлеге, 14нче палата);
7. Казан
шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсы (3нче кардиология бүлеге, 406нчы палата).
 Шуннан башка, конкурсның нәтиҗәләре буенча Алабуга, Бөгелмә, Норлат район үзәк хастханәләрен тигез өлешләрдә медицина җиһазлары белән бүләкләргә дип карар кабул ителде. Шулай ук Бөек Ватан Сугышы ветераннарына медицина тәэминатын оештыруда ирешкән нәтиҗәләр өчен мактау дипломнары белән бүләкләргә:

1. «Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе» ДАССОсын («ветераннар өчен» – 3нче терапия бүлеге эшчәнлеген оештыру өчен) һәм

 2. «Спас район үзәк хастаханәсе» ДАССОсын (терапия бүлегендә ветеранар өчен палаталарны лаеклы итеп асрау өчен).

Конкурсның җиңүчеләрен һәм дипломантларын котлыйбыз!

 
2015 елда Җиңүнең 70-еллыгына багышланган чаралар чикләрендә «Сугышлар ветераннарына медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру буенча иң яхшы амбулатор-сырхауханә оешмасы» дигән II республика конкурсын уздыру планлаштырылды. Конкурсның бүләкләү фонды – 1 млн сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International