КДМУ Россиянең 3нче медицина югары уку йорты дип билгеләнде

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Европа фәнни-сәнәгый палатасы дөньяның төрле илләреннән 2000 артык университетларының катнашуында Academic Ranking of World Universities-European Standard ARES-2014 югары уку йортларының (ЮУЙ) рейтингын бастырып чыгарды. Россиядән 100 ЮУЙ катнашты.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт медицина университеты Россиянең бөтен ЮУЙлары арасында 33нче урынны, медицина ЮУЙлары арасында өченче урынны (И.М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУ – 26нчы урын, академик И.П. Павлов исемендәге Беренче С-Пб ДМУ – 27 урын) һәм, Казан федераль университетына гына юл биреп, Татарстан Республикасы ЮУЙлары арасында икенче урынны алды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International