Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре «Наркотиклар- СПАЙС» дигән шәһәр форумын уздырдылар

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе катнашуында йогышлы авырулар хастаханәсе җирлегендә Чаллы югары уку йортларының студентлары белән дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары һәм психологлары очрашуы булды. Чара барышында Тимур Исламов Фонды коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасының активистлары белән хәзерләнгән «Наркотиклар- СПАЙС»исеме астында театр постановкасы күрсәтелде һәм аның турында бергәләп фикер алышу булды.

Фондның активистлары сүзләре буенча, постановка чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән: монда сценарий авторлары да, актерлар да юк, ә режиссер – тормыш үзе. Постановка нигезендә элек наркотик матдәләр белән кулланган, хәзерге вакытта социаль адаптацияләштерелгән һәм үзләренең язмышлары турында сөйләргә әзер булган кешеләрнең тарихлары.

Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко һәм дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары экспертлар сыйфатында очрашуда чыгыш ясадылар.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко халык белән эшне оештыруның яңа формасын уңайлы дип бәяләде.

Елена Боенко җәмәгатъчелек оешмасының активистларына киләчәктәге хезмәттәшлекне тәкъдим итте һәм шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары белән кинәшмәдә бердәм эш турында фикер алышырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International