Россиянең сугышчылары өчен палаталар

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның апрелендә старт алган «Безнең кадерле ветеран» Республика социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышының катнашучылары өчен 25 югары комфортлыклы медицина палатасы билгеләнде. Проектның максатлары һәм бурычлары – кирәкле җиһазлар белән җиһазландыру һәм өйдәгегә якынлашкан җыйнаклыкны барлыкка китерү, ветераннар белән очрашулар һәм әңгәмәләр вакытында күтәренке, уртаклашулы игътибар күрсәтү.

 

Аны гамәлгә ашыру «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «АК БАРС – Мед» иминият компаниясе һәм республиканың муниципаль районнары белән бергә үтәлә. Ремонт эшләрен һәм кирәкле җиһазлар белән комплектацияләүне финанслауда районның башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт советының, ӘМР Советының, шәһәр Советының депутатлары, предприятиеләр җитәкчеләре, медицина оешмаларының персоналы актив катнашалар.

 

Палаталарның гомуми санның (25) 10сы – Әлмәт районы үзәк хастаханәсенең бүлекләрендә, шулай ук Рус Акташы һәм Кузай участок хастаханәләрендә берәр, 10сы – «Татнефть» ААҖ  һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә, һәм 3нче шәһәр сырхауханәсендә, туберкулезга каршы һәм тире-венерология диспансерларында берәр.

 
 

Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International