Казанда 7нче февральдән башлап 13нә кадәр «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале узачак

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

7нче февральдән башлап 13нә кадәр Казан дәүләт медицина университеты традицион масштаблы профюнәлдерелгән чараны – «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален уздыра. Аның чикләрендә факультетларның презентациясе, дәвалау оешмалары, КДМУ музее буенча экскурсияләр,тренинглар, конкурслар, психологик тестлау узачаклар.

7нче февральдә абитуриентлар өчен Татарстанның бөтен үзәк район хастаханәләре, Казанның әйдәүче дәвалау, профилактик һәм социаль оешмалары ишекләрен ачачак. Мәктәпчеләр белән очрашудан соң баш табиблар булачак табибларны эшкә урнашуның мөмкин вариантлары турында фикер алышу өчен КДМУда укуны тәмамлаучыларның очрашуына көтәләр. Һәр факультет тиешле практикачыл җирлектә һәм эш бирүчеләр белән бергә үзенең белгечлекләрен күрсәтәчәк.

Сәламәтлек саклау министры А. Ю. Вафин интернлар һәм 2нче елгы ординаторлар белән Югары технологияләрнең белем бирү үзәгенең территориясендә (Казан, Оренбург тракты, 138) очрашачак. КДМУ ректоры А.С. Созинов Яшел Үзән, Апас, Буа шәһәрләрендә чыгышлар ясаячак.

8нче февральдә булучы абитуриентлар Казан медуниверситеты белән (Казан, Бутлеров ур., 49) турыдан-туры якынрак итеп танышырга мөмкинлек алачаклар.  

Шуннан башка 9нчы февральдән башлап 13нә кадәр көн саен 16.00 сәг. КДМУның иң яхшы укытучылыры медицина һәм социаль тематикасына популяр лекцияләр укыячаклар. Лекцияләргә килә алмый торган кешеләргә КДМУ сайтында http://kgmu.kcn.ru/angels.html адресы буенча онлайн трансляция күздә тотыла.

Фестиваль программасында укуны тәмамлаучылар белән эш алдан исәпкә алынган. Биш көн буена 9нчы февральдән башлап 13нә кадәр көн саен 15.00 сәгәтьтә КДМУ территориясендә ТР ССМның кадрлар бүлегенең башлыгы Ю.А. Кнни һәм уку-производство базалары белән үзара йогынты ясау һәм клиник эш буенча проректоры А.В. Шулаев белән КДМУда укуны тәмамлаучыларга консультацияләр уздырылачак.

 
КДМУ сайтының дирекциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International