Бүген «Студенческая» 4нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна аналарга һәм балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру бүлегенең башлыгы Емельянова Нина Николай кызы җитәкчелегендә Чуваш Республикасы Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының делегациясе килеп китте. Баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Сенек Светлана Александр кызы делегация әгъзаларын оешманың структур бүлекчәләренең: регистратураның, кичектергесез ярдәм блогының, иң яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән аякка бастыра торган дәвалау бүлегенең, көндезге стационарның һәм башка бүлекләрнең – эше белән таныштырды. Делегация әгъзаларына медицина үзәгенең диагностика һәм дәвалау мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Кунаклар Татарстан студентларына югары квалифицияле медицина ярдәмен күрсәтүнең мөмкинлекләрен югары бәяләделәр.