РКХдә травматологиядә хәзерге заман конструкцияләрне куллану буенча практикачыл дәресләр узды

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсендә «Озын көпшесыман сөякләрнең остеосинтезының хәзерге заман алымнары: яңа әсбаплар һәм технологияләр» мастер-классы узды. Безнең республикабызның травматологлары белән үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга интрамедулляр блокадалана торган остеосинтез буенча Россиянең әйдәүче белгече,  «В.Д. Чаклин исемендәге  Урал ТОФТИ» ФДБОның м.ф.к., травматологлар-ортопедларның халыкара берләшмәсенә  «Русский Кюнчер» кебек билгеле, А.Н. Челноков килде.

Александр Челноков «Интрамедулляр кадакларны урнаштыру вакытында ялгышлыклар һәм кыенлашулар, аларны чишүнең мөмкин ысуллары» темасына доклад белән чыгыш ясады һәм пластик сөякләрдә уку операцияләре белән хәзерге заман конструкцияләрен куллану буенча практикачыл дәресләрне уздырды.

Мастер-классның эшендә 30дан артык табиб травматолог-ортопед, шул исәптән Татарстан Республикасының әйдәүче клиникаларының  («ТР ССМ РКХ» ДАССО, Казанның «7нче ШКХ» ДАССО, Яр Чаллының «АМЯХ» ТР ДАССО, «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. МСЧнең, үзәк район хастаханәләренең һәм Казан шәһ. клиникалырының ) травматология и ортопедия бүлекләре мөдирләре катнашты.

Мастер-класста безнең белгечләр белән үзләштерелгән яңа әсбапларны һәм технологияләрне куллану белән остеосинтезның хәзерге заман ысулларын кертү озын көпшесыман сөякләрнең имгәнүләре һәм ортопедик авырулары белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын җитди яхшыртырга мөмкин итә, безнең пациентларны эшкә һәм яшәүнең гадәти рәвешенә тизрәк кайтарырга булышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International