Ленигногорск шәһ. барлыкка килүенең 60-еллыгын һәм «Татнефть» ААҖнең «Лениногорскнефть» НГАОның барлыкка килүенең 70-еллыгын хәзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышына туры китерелгән эш сәфәре белән Лениногорск районына Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков килеп китте.
Эш сәфәре балалар хастаханәсен карап тикшерүдән башланды. Ел саен монда 4000 артык пациент дәвалана. Биш бүлектән 2се – муниципальара үзәк. «Лениногорск РҮХ» ДАССОның балалар стационары районара үзәкләренең хезмәт күрсәтү зонасына республиканың түбәндәге районнары керә: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары.
1978 елда төзелгән стационар бинасында капитаь ремонт эксплуатацияләүгә кертү мизгеленнән башлап уздырылмады. ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча республика бюджетыннан 104 035 мең сум үлчәмендә акча бүлеп чыгарылды һәм бүген инде төзелеш эшләре алып барылалар.
Аннары ТР Премьер-министры «Юность» спорткомплексына, 500 урынлы 2нче номерлы мәктәпкә һәм Лениногорск культура сараена барып кайтты.
Объектларны карап тикшерүдән соң оештыру комитетының утырышы булды.
Утырышны ачканда, «Бүген бәйрәм чаралары алдында район җитәкчелеге социаль мөһим объектларының исемлеген хәзерләде, аларның ремонтларына һәм реконструкцияләренә республика бюджетыннан акча бүленеп чыгарылды, бик зур финанс ярдәмне «Татнефть» ААҖте күрсәтә. Шулай ук Парклар һәм скверлар елының чикләрендә районга 22,3 млн.сум парк зоналарын төзекләндерүгә бүлеп биреләчәк», – дип Илдар Халиков әйтте.
Көн тәртибе буенча доклад белән Лениногорск районы башлыгы Рәгатъ Хөсәенов чыгыш ясады.
Шул ук көнне Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков катнашуында Түбән Камада шәһәрнең 50-еллыгын бәйрәм итүенә хәзерләнү чикләрендә беренче күчмә киңәшмә узды. Эш киңәшмәсе башлану алдыннан Түбән Каманың 50-еллыгын бәйрәм итү буенча республика Оештыру комитетының әгъзалары шәһәрнең беренче зур юбилеенә бүләк итәргә теләгән берничә объектына барып кайттылар.
Карап чыккан объектлар арасында перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсе, Түбән Кама районының үзәк күппрофильле хастаханәсе дә булды. ТР Премьер-министрына Түбән Камада барлыкка китерергә теләгән проектны: бердәм кабул итү-диагностика бүлегенең төзелешен – күрсәттеләр.
«Бу объектларның киләчәктә Түбән Камада барлыкка килүләренә бернинди дә шик юк», – дип йомгаклады Илдар Халиков.
Татарстан Президентының, Түбән Кама һәм Лениногорск районнарының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча