Ф.Мөхәммәтшин: «Татарстанда медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты буенча шактый прогресс билгеләнә»

2015 елның 8 феврале, якшәмбе

Халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруга яңа караш белән Татарстанның сәламәтлек саклау үсешенең стратегиясе үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Моның турында бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында республиканың Дәүләт советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белдерде. Коллегиянең утырышында шулай ук Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәҗыев, ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башка  рәсми кешеләр катнаштылар. Фәрид Мөхәммәтшин сүзләре буенча, җыеп әйткәндә Татарстан Президентының йөкләмәләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы алдында 2014 елга куелган бурычлар үтәлделәр. «Без сәламәтлек саклауны материаль-техник база белән җитди тәэмин иттек. Федераль программа аркасында  республикада югары технологияле медицина җиһазлары һәм махсуслаштырылган үзәкләр барлыкка килделәр. Табиблар катлаулы технологияле операцияләр ясый алалар .... Һәм  Татарстанда медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатында шактый прогресс билгеләнә, дип кыю итеп әйтергә була. Татарстан, РФның күп башка субъектлары кебек, үзенең үсешендә уңышлы адым ясады», – дип әйтте ул. Татарстан парламенты спикеры авылларда ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү өчен республикада мөһим   модульле фельдшер-акушер пунктлары санының артуын аерым билгеләде. Шуның белән бергә ул авыл җирендәге хастаханәләргә яшь кадрларны тарту буенча өстәмә чаралар турында уйларга тәкъдим итте. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай нәтиҗә дип ТР Дәүләт советы Рәисе 72,2 ел тәшкил иткән халыкның тормыш озынлыгының артуын атады. ИБФОда халык санының артуы буенча Татарстан беренче урында тора, дип билгеләде ул.

Ф. Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, агымдыгы елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бурычлыры элекке булып калалар: «Табибларның төп миссиясендә – кешеләрне дәвалауда туплану».Ул мөмкинлек буенча пациентларны дәвалауда ватанда эшкәртелгән медикаментларга һәм Россия җиһазларына юнәлеш тотуны тәкъдим итте. Шуның белән бергә түләүле хезмәтләр түләүсез медицинаны алмаштырмаска тиеш, дип басым ясады. Ф. Мәхәммәтшин Бцек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирергә сорады.

 
МА «Татар-информ», Надежда Гордеева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International