Бөтен халык чаңгы сукмагына!

2015 елның 8 феврале, якшәмбе

Бүген Казанда «Россиянең чаңгы сукмагы» – гадәттәге иң эре кышкы спорт чарасы булды. Бу елда чаңгы узышлары Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарының беренче еллыгына багышландылар. Гадәттәгечә берничә стартлар узды:  профессиональ спортсменнарның узышы – 5 мең метрга, гаилә узышы – 1 мең м., VIP-узыш һәм масса-күләм узыш – 2,5 мең м.

Республика медиклары Татарстанның сәламәтлек саклау министры башлыгында Бөтенроссия спорт чарасында актив катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде, ә түбән физик активлык Россиядә дә һәм бөтен дөньяда да халыкның үлем санында иң таралган риск факторларының берсе. Физик активлык һәм түбән калорияле диета сезгә сәламәтлекне сакларга булышачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International