2 февральдән башлап 8 февральгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8482 тапкыр чыктылар

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

2 февральдән башлап 8 февральгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8482  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1142 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 928 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 35 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 1 очрак – үлү нәтиҗәсе белән, 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 73 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6874 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 40, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –196.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 219га артты (авырулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 13кә артты. Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә , бала табулар буенча – 9га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 77гә артты. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International