Татарстанның сәламәтлек саклау министры Апас районының югары класста укучылары белән очрашты

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Апас муниципаль районына эш визиты чикләрендә табиб һөнәрен сайлаганнарга теләкләр әйтте. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан Республикасында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале уза. Министр югары класста укучылар, студентлар һәм төрле елларда югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен оештырылган «Укымышлы яшьләр – Апасның киләчәге» чарасында катнашты.

 

Шушы елда районның 23 студенты табиб белгечлеген алырга планлаштыра, дип билгеләргә кирәк.

 

Эш визиты чикләрендә республиканың сәламәтлек саклау министры Үзәк район хастаханәсенә барып кайтты: кабул итү-диагностика, хирургия, терапевтик бүлекләрен карап чыкты, сырхауханәнең эше белән танышты, шулай ук белгечләр белән очрашты. Министр ветераннар өчен палаталарның җиһазландыруына аерым игътибар бирде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International