Мәхәббәт дөньяны саклап калыр, кан үлемнән коткарыр

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау  министрлыгының Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты,85) 9.00 башлап 13.00 кадәр Татарстан Республикасының «Без (Мы)…» яшьләр хәрәкәтенең донор акциясе узачак.

Акция Изге Вәли көненә туры китерелгән һәм «Мәхәббәт дөньяны саклап калыр, кан үлемнән коткарыр!» лозунгы астында уза. Канны беренче тапкыр биргән кеше үзенең Донор картасын ала алачак. Кемдә андый Карта кулында бар инде, үзенең Донор дәрәҗәсен күтәрә алачак, шулай ук гадәттәге бүләкләр сыйфатында дәрәҗәгә ярашлы кызыксындыргычны ала алачак.

 

«Мин ТР Доноры» – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау  министрлыгының, Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыкның һәм «Татарстан Республикасы Иҗади  яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасының булышлыгында гамәлгә ашырылган  «Без (Мы)…» яшьләр хәрәкәтенең проекты. Проектның максаты – кан хезмәте белән системалы эш өчен югары уку йортларында активның донор  төркемнәрен бер яшьләр донор хәрәкәтенә берләштерү.

Тулырак мәгълүмат: http://vk.com/youngdonorrt
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International