Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Гомумроссия халык фронтының (түбәндә – ГХФ) җитәкчелеге белән сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү буенча беренче берләшкән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәлалдинов, ГХФның Региональ бүлегенең Региональ штабы рәистәше А.П.Лаврентьев, ГХФның Региональ башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х.Хөснулин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы структур бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү ГХФның Хәрәкәт форумының 18.11.2014 ел. булган пленар утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның «май әмерләрен» һәм 25.01.2015 ел. булган йомышлар исемлеген исәпләп уздырылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәлалдинов докладын тыңлап һәм фикер алышып, киңәшмәнең катнашучылары бергәләп чишү өчен түбәндәге төп мәсьәләләрне билгеләделәр: медицина оешмаларының структураларын оптимизацияләү; Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның кадр үсеше; үлем сәбәпләренең төп класслары буенча халыкның үлем санын киметү; Россия Федерациясендә 2015 елда Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елын уздыру буенча чаралар планнарын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру. Федерация һәм республика дәрәҗәләрендә тармак мәсьәләләрен чишү өчен тәкъдимнәр һәм законнар чыгара торган инициативалар исемлеген оештыру буенча йөкләмәләр бирелде. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча ГХФның региональ бүлеге штабының һәм ГХФның Гомумроссия форумының киңәйтелгән утырышын хәзерләүдә катнашу өчен тармак экспертлары төркемен оештыру турында карар кабул ителде.