Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе эш визиты белән Карелия Республикасында. Делегация составында – Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да. Петрозаводскка визит чикләрендә (2015 елның 15–16 феврале) Татарстан Президенты «Калевала» АЭК ҖЧҖнә OSB плиталарын (юнәлешкән-йомычкалы плиталар) эшләп чыгару заводына барып кайтты. Карелия башлыгы Александр Худилайнен озатуында Рөстәм Миңнеханов заводның эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты. «Калевала» АЭК ҖЧҖнең инвестицион проекты 2010 елда Карелия Республикасы территориясендә башланды.
Плиталарны эшләп чыгару заводының беренче чиратын тантаналы җибәрүе 2013 елның июнендә булды. Бүгенгә Карелия Республикасы һәм Ленинград өлкәсенең агач хәзерли торган предприятиеләре белән агач чималын китереп торуга шартнамәләр төзелделәр.
Эш сәфәре программасында шулай ук «Петрозаводск дәүләт университеты» ФДБУның Югары биомедицина технологияләре институтына бару, IT-паркының эше белән танышу планлаштырылган.
Шуннан башка, Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Протоколга имза куелачак. Рөстәм Миңнехановның Карелиянең татар общинасы вәкилләре белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган.