Төп максат – табиб һөнәренә чакырырга

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Берничә ел рәттән «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале район хастаханәсенең стеналарында Биектау муниципаль районының мәктәпләрендә укуны тәмамлаучыларны җыя. Бу чараның актуальлеге күренеп тора: укуны тәмамлаучыларның бик зур саны дәвалау һөнәре белән турыдан-туры булачак эш урынында рәхәтләнеп танышалар. Балалар игътибарына кабул итү бүлеге, хирургия һәм балалар бүлекләре тәкъдим ителделәр. РҮХ структурасы турында, районның сәламәтлек саклау оешмаларын модернизацияләү, үсешнең киләчәкләре турында, РҮХнең ихтыяҗларына ярашлы һәм республика программалары аркасында яшь белгечләрне укыту һәм тарту турында сәламәтлек саклау өлкәсендә үзенең эш тәҗрибәсе белән «Биектау РҮХ» ДАССОның баш табибы Эмиль Шәрәфиев уртаклашты.

КДМУның педиатрия факультетын тәмамлаучы Миңнекаева Ләйсән Рогат кызы да үзенең студент елларының тәэсирләре белән уртаклашты. Табиб һөнәре – ул рассаны да, социаль хәлне дә, яшьне дә аермый торган сәләт, ә төп максаты – кешегә ярдәм итү, дип нәкъ менә ул билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International