Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Казан дәүләт медицина академиясенең Гыйльми советының күчмә утырышы булды. Утырышның хөрмәтле кунагы ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин булды.
Беренче чыгышны ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин ясады. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте турында доклад ясады. Аннары Гыйльми советка кереш сүз белән хастаханәнең баш табибы М.Н. Садыйков мөрәҗәгать итте. Ул клиниканың җирлегендә урнашкан КДМАның 11 кафедрасы аркасында хастаханәдә өзлексез фәнни эш алып барыла, дип билгеләде. Утырышта чыгышлар белән Советка мөрәҗәгать иттеләр: КДМАның укыту эше буенча проректоры Н.З. Юсупова, КДМАның неврология, рефлексотерапия һәм остеопатия кафедрасы мөдире, профессор Г.А. Иваничев, КДМА балалар неврологиясе кафедрасы мөдире, профессор В.Ф. Прусаков.
Шулай ук утырыш чикләрендә бүләкләүләр һәм сайлау булды.