20 ноябрьдән башлап 27нә кадәр өченче Европа тестлау атнасы узачак

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 20 ноябреннән башлап 27нә кадәр Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне чикләрендә өченче Европа тестлау атнасы (түбәндә ЕТА) узачак, акциянең исеме – «ВИЧ-гепатитка Европа тестлау атнасы-2015». Кампания максаты – һәр кеше, берләшмә һәм тулаем алганда җәмгыять өчен ВИЧ-йогышка тикшерү нинди социаль-икътисадый өстәнлекләр биргәнне аңлау өчен киңрәк һәм ачыграк диалогка ярдәм итү. ЕТА чараларын ЮНЭЙДС, СПИД буенча Европа клиник җәмгыятен һәм СПИД буенча Европа хәрәкәтен кертеп 19дан артык халыкара оешманың булышлыгында «ВИЧ Европада» дигән инициатива тикшерә. «ТР ССМ СПИД һәм ЙА КПРҮ» ДАССОда (түбәндә – СПИД Үзәге) һәм филиалларда ВИЧ-йогышка түләүсез аноним тестлауны һәм белгечләр консультацияләрен оештыру белән «ачык ишекләр» көннәре узачак: СПИД Үзәгендә – 27.11.2015, Әлмәт шәһ. СПИД Үзәге филиалында – 26.11.2015, Яр Чаллы шәһ. СПИД Үзәге филиалында  – 20 и 23.11.2015. Йомшак халык төркемнәрен (медицина үзәкләре, түбән бусагалы үзәкләр, төнге клублар һ.б.) ВИЧка түләүсез аноним экспресс-тестлау өчен СПИД Үзәге белгечләренең һәм ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең бергә көн саен була торган чыгулары планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International