Яшел Үзән бала табу йорты елга 3 мең бала тудыруны кабул итә ала. Моның турында бүген матбугат-тур барышында журналистларга Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Илгиз Хидиятов хәбәр итте. Ул Яшел Үзәннең берничә унъеллыклар ремонтланмаган иске бала табу йорты ничек яңа муниципальара перинаталь үзәккә әйләүе турында сөйләде. Иске бала табу йортының планировкасы санитар нормаларга туры килмәгән иде, анда яңа туган балалар өчен реанимацион караватлар җитми иде, кризислы йөклелек үзәге булмаган иде.