Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә хәзерге заман күп профильле медицинасы оешмасында ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция булды. Конференцияне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ, КДМА, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе оештырдылар.
Чара 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә очраклы уздырылмады. 2013 елда булган 7нче номерлы ГКБ җирлегендә Ашыгыч медицина үзәге ачылды. Үзәкне оештыру Казан шәһәренең халкына кичектергесез һәм ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен стратегиясен үзгәртте. 2015 елның маенда стационар ярдәм кирәк булмаган авыруларга ашыгыч ярдәм тәэмин итү өчен амбулатор бүлек ачылды.
Конференциядә 600гә якын кеше теркәлде.
Конференциядә чыгыш өчен Татарстан сәламәтлек саклавының әйдәүче белгечләре 50дән артык чыгыш хәзерләделәр. Чараның киң программасы берничә секциянең бер ък вакытта эшләвен күздә тотты. Атап әйткәндә: «Хирургия профильле авыруларга ашыгыч ярдәм», «Авыруларның һәм зыян күргән кешеләрнең төрле категорияләренә ашыгыч ярдәм күрсәтүдә шәфкать туташлары процессы», «Терапевтик профильле авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү», «Көчле һәм дәвамлы кан тамырлары патологиясе белән авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү (Ашыгыч кардиология) », «Акушерлыкта һәм гинекологиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү», «Ашыгыч медицина ярдәмен таләп итүче неврологик авырулар».