Эпидемик сезонда грипп һәм КРВЙ белән авыручылар санын кисәтү буенча чаралар турында республика киңәшмәсе Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында булды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

«2015–2016 ел. эпидемик сезонында грипп һәм КРВЙ белән авыручылар санын кисәтү буенча чаралар турында» мәсьәләсе буенча  видеоконференция тәртибендә муниципаль оешмалар белән республика селектор киңәшмәсе булды. Конференцияне Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов ачты.

Татарстан Республикасында грипп һәм КРВЙ белән авыручылар саны буенча эпидемиологик хәлне Татарстан Респубикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эпидемиологик күзәтү бүлегенең баш эксперт-белгече Хәкимуллина А.Х. тәкъдим итте.

ИФОның йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгеченең, КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доцентының докладында 2014 елда расланган «Өлкәннәрдә грипп», «Өлкәннәрдә көчле  респиратор йогышлар», «Йөкле хатыннарда грипп» дигән  Федераль клиник киңәшләр аспектында гриппны һәм КРВЙ диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре күрсәтелделәр.

КДМУның 2нче номерлы эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Хәмитов Р.Ф. үзенең докладында хәзерге заман этабында хастаханәдән тыш булган пневмонияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча мәгълүмат тәкъдим итте.

Кравченко И.Э.  «Гриппны һәм КРВЙ дәвалау буенча клиник киңәшләр» докладының презентациясе  һәм йогышлы авырулар буенча клиник киңәшләр ТР ССМ сайтында ИФОның баш штаттан тыш инфекционисты Кравченко И.Э  битендә урнаштырылганнар һәм аларны күчереп алырга була.

 

Презентациянең адресы: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/doklad.htm?pub_id=371502

Шулай ук клиник киңәшләр Федераль электрон медицина китапханәсе сайтында һәм уку өчен гына ачып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International