3нче номерлы урта гомуми белем мәктәбендә укучыларның сәламәтлек саклавының, прокуратураның, мәгарифнең, полиция бүлегенең эшчеләре, төрле дини конфессияләр вәкилләре белән җыелыш булды. Мәктәпчеләр өчен белем бирү семинары барышында тулы күләмдә наркомания һәм наркотик чараларны куллануның нәтиҗәләре турында, алкоголизм, тәмәке тарту, шулай ук экстремизм һәм терроризм мәсьәләләре яктыртылдылар. Мәктәпчеләр чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңладылар, видеосюжетларны игътибар белән карадылар, күп сораулар бирделәр. Җыелышта 128 мәктәпче булды. Очрашу тулы үзара аңлашу шартларында узды.