Бүген Казан шәһ. «7нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда пациентлар өчен «Сәламәтлекне оештыру һәм картаюны профилактикалау» дигән чираттагы мәктәп уздырылды. Мәктәп сырхауханәнең профилактика бүлеге һәм КДМУ «Неврология һәм медицина реабилитациясе» кафедрасының хезмәткәрләре белән бергәләп оештырылды. 39 пациент, чакырылган район хастаханәләрнең баш табиблары һәм «Сәламәтлек саклау үзәге» мөдирләре булдылар. Мәктәп чикләрендә профессор Тәхавиева Ф.В. лекция укыды, анда сәламәт яшәү рәвешенең, чыныктыруның, ашау рационының мәсьәләләре турында фикер алышынды. Пациентлар белән дәвалау гимнастикасы уздырылды, аларны кызыксындыручы сорауларга җаваплар бирелде.