Бөтен кирәкле медицина тикшерүләрен узып, КДМУның балалар авырулары пропедевтикасы һәм балалар авырулары курсы белән факультет педиатриясе кафедрасының остазлары җитәкчелегендә КДМУ студентлары Балалар республика клиник хастаханәсендә беренче практиканы башладылар.
Практика шөгыльләре вакытында беренче курс студентлары пациентлар артыннан карау нигезләрен үзләштерәләр, ата-аналар һәм законлы вәкилләр белән үзара бәйләнешүгә, медицина коллективында эшләргә, документацияне алып баруның үзәнчәлеген өйрәнәләр, Татарстан Республикасының балалар сәламәтлек саклавында әйдәүче оешманың җирлегендә клиник һәм төрле инструментлы тикшерүләр уздыру вакытында булалар.