Татарстанда дәвалау оешмаларына туганнар баруына чикләмә кертелә

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы даруханә челтәрләрендә вирусларга каршы препаратлар һәм иммуноглобулиннар барлыгы турында хәлне тикшереп тора.

Бүгенге көннән башлап Татарстанда дәвалау оешмаларына туганнар баруына чикләмә кертелә. Моның турында ТР Министрлар кабинетында брифингта ТР сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.

Гриппны һәм КРВЙ (ОРВИ) профилактикасы турында сөйләгәндә, ТР сәламәтлек саклау министры, БССОның (ВОЗ) нәтиҗәләре буенча химиопрофилактиканың исбат ителгән нәтиҗәлелеге юк, дип басым ясады.  «Атап әйткәндә, шәхси гигиенаның чаралары әһәмиятле. Көчле  респиратор вируслы йогышлар белән авыручылар санының күтәрелүе шартларында нәтиҗәлерәк бер нәрсәдә юк», – дип ул билгеләде.

КДМУ балалар йогышлары кафедрасы мөдире, йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш балалар белгече, прфессор Владимир Анохин, үз чиратында,  гриппка юл куймауның һәм аны профилактикалауның нәтиҗәле алымы –  вакцинацияләү генә, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International