ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Мәгариф идарәсе белән бергәләп туберкулез профилактикасы турында ата-аналарга хәбәр итү буенча масштаблы акцияне беренче тапкыр уздырды. Туберкулез белән көрәшү ун көнлеге чикләрендә белем бирү һәм мәктәпкәчә балалар оешмаларында җыелышларда роликны трансляцияләү һәм белешмәләрне тарату белән табиблар-фтизиатрларның, педиатрларның, фельдшерларның һәм белем бирү оешмалары шәфкать туташларының чыгышлары оештырылды. Чараларга 23 мәктәп, 52 мәктәпкәчә балалар оешмасы тартылды.