Татарстан Республикасында сәламәтлек саклавын оештыру һәм халыкка медицина хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү 29 мартта «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булачак. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин халык белән очрашачак. Кабул итү 10.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр Казан, Карл Маркс ур., 31/7 адресы буенча уздырылачак.