«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда «ВИЧ-позитив кешеләргә түземле мөнәсәбәт» дигән тренинг булды. Тренингны сырхауханә психологлары, «Светлана Изамбаева» коммерцияле булмаган хәйрия фондын оештыручы һәм шушы фондның волонтерлары уздырдылар. Тренинг максаты – ВИЧ-йогышы диагнозы белән кешеләргә түземле мөнәсәбәтне тәрбияләү.