Паллиатив медицина ярдәме бүлеге үз эшен 2016 елның 2 июлендә башлады. Бүлектә шәфкать туташының посты белән палата, консольләр белән җиһазландырылган 9 ятак-урын, диагностик җиһазлар белән катлаулы алымнар бүлмәсе, телемедицина технологияләрен куллану мөмкинлеге белән ординаторлар бүлмәсе, психолог кабинеты, шулай ук ата-аналарны укыту өчен мәктәп һәм ярдәмче биналар урнашкан.