Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсе һәм АМТЕК Казан югары медицина технологияләре белем бирү үзәге җирлегендә «Оператив проктология трендлары һәм традицияләре. Экспертлар һәм яңа кешеләр өчен» дигән практик мәктәп – Халыкара форумы 300дән артык Россия белгече катнашуы белән узды. Симпозиум Россиядә колопроктология буенча спикерлар һәм чит ил катнашучылары белән аеруча бай булган форумнарның берсе булды.
Казан дәүләт медицина университетының тәмамлаучылары Кама балалар медицина үзәгенә килеп киттеләр. Клиника - Яр Чаллы шәһәрнең һәм Кама аръягы регионы балаларына ярдәм күрсәтүче Татарстан Республикасында эре медицина оешмасы. Педиатрия һәм дәвалау факультетларын тәмамлаган 20 кеше функциональ бүлекчәләр буенча экскурсиядә булдылар: кабул итү бүлмәсе, перинаталь үзәк, консультатив сырхауханә, стационар бүлекләре белән таныштылар. Кунаклар клиниканың мөмкинлекләре һәм белгечләрдәге ихтыяҗ турында тулы мәгълүмат алдылар.
Камчаткада старт алган «ВИЧка тест: Экспедиция» дигән Бөтенроссия акциясе Татарстан Республикасында дәвам итәчәк. Россия Федерациянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Горький исемендәге автомобиль заводы (ГАЗ) белән бергәләшеп акцияны оештыручылар булалар. ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча гражданнарга мәгълүмат җиткерүгә һәм халыкны ВИЧ-йогышына тестлауга дәлилләүгә юнәлдерелгән. Тест үткәрүнең мобиль пунктлары Россия Федерациясенең 30 регионыннан узып бара һәм 120 шәһәрне үз эченә ала. Акция 7 ноябрьдә Калининград шәһәрендә тәмамланачак.
Балалар Республика клиник хастаханәсенә Пирогов исемендәге Россия сәламәтлек саклау министрлыгының федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе делегациясе килеп китте (Мәскәү шәһ.)
Учреждениеның шәфкать туташы хезмәте вәкилләре Казанга тәҗрибә уртаклашу максаты белән килделәр. Кунаклар БРКХнең шәфкать туташлары хезмәт эше оештыру белән : аның үзенчәлекләре, идарә итү дәрәҗәләре, оештыру структурасын проектлау белән кызыксындылар.
Атна эчендә Казан шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7377 тапкыр чыктылар, шул исәптән иҗтимагый урыннарына – 1363 чакыру, бәхетсез очраклар буенча – 1052 тапкыр, шул саннан юл-транспорт һәлакәтләренә – 41 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше зыян күрде, 4 кеше һәлак булды, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 17 тапкыр чыктылар. Бала табуга ярдәм итергә Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары 87 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5628 чакыру үтәлде, алардан көчле миокард инфарктлары буенча – 46, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 188.
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйрия эшчәнлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республиканың Дәүләт Советы социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Республика исерткеч мәтдәләр белән мавыгу диспансерның медицина өлешенең баш табибы урынбасары Резедә Хаева, Татарстан палатасы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.
Республика күзләр клиник хастаханәсендә хезмәт коллективында гриппка каршы вакцинациясы вакытынан алдан үтте. Хастаханә персоналы өчен оештырылган күчмә акцияне Казан шәһәрнең 20 нче номерлы сырхауханәнең хезмәткәрләре уздырдылар. Белгечләр прививканы нәкъ менә хәзер ясарга дип кушалар. Чөнки организмның авыруга бирешмәүчәнлеге ике атна тирәсендә оеша.
Яшел Үзән шәһәрендә вакцинация буенча мобиль пункт эшли башлады, кайда һәр теләгән кеше гриппка каршы түләүсез прививка ясый ала. Бөтен дәвалау процедурасы 10 минутка якын вакыт ала. Шул вакыт эчендә Яшел Үзәндә торучылар температура һәм артериаль кан басымын үлчәргә, терапевт һәм эпидемиолог консультациясын алырга, вакцинация үтәргә һәм ясалган прививка турында белешмә алырга өлгерәләр.
Леонид Рошаль Татарстан Республикасының Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе утырышында катнашты.
Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина персоналында – шәфкать туташларында, администраторларда һәм медицина регистраторларында - пациентка ориентирлашу мөнәсәбәтен оештыруга юнәлдерелгән тренинг узды.
Психолог һәм бизнес-тренер Татьяна Савельева җитәкчелегендә катнашучылар махсус күнегүләр һәм методика аша пациентлар белән аралашу культурасын арттырдылар, конфликт хәлләрне нәтиҗәле чишү буенча адекват ысуллар белән таныштылар. БРКХ җитәкчелеге халыкка медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын арттыру максаты белән мондый дәресләрне киләчәктә дә үткәрергә планлаштыра.