ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Алабуга районында, М-7 юлның 993 км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде алар арасында 2 бала (2 һәм 7 яшьтәге). ЮТҺ урынына Алабуга ашыгыч медицина ярдәменең 3 фельдшер бригадасы чыкты. 5 зыян күргән кеше, шул санда 2 бала,  уртача авыр хәлдә Алабуга РҮХнә  тапшырылды. 1 зыян күргән кешегә урында ярдәм күрсәтелде һәм ул амбулатор дәвалануга җибәрелде.

Партнеринг программасының чикләрендә Дәүләт сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында боерык буенча эш, озак сроклы контрактларга күчү мөмкинлегенең спецификасы, шулай ук дару чараларының сериялаштыру перспективалары, мәҗбүри  лицензияләү һәм  параллель импортның файдалары һәм җитешсезлекләре турында фикер алышынды. Чара чикләрендә күп игътибар гражданнарның дару тәэминаты мәсьәләләренә бирелде.

Форумда перинаталь үзәкләр үсешенең хәзерге заман этабын исәпләп акушерлыкта анестезиянең һәм интенсив терапиянең иң көчле көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Полиомиелит дәваланмый, ләкин аны вакцинацияне уздыру юлы белән булдырмаска була.

Арка авыртуы – дөньяда иң киң таралган авырулардан берсе. Бу мәсьәләдән бөтен җир шарында торучының 80%на кадәр кеше азаплана. Арка авыртуына китергән күп сәбәпләр бар һәм шуңа күрә дифференциаль диагностикада табиблар өчен объектив кыенлыклар бар.

26.09.2015га хәл буенча Казан шәһ. медицина оешмаларында 2 кеше ята: «ТР ССМ РКХ» ДАССОда – 1 кеше канәгатьләнерлеккә якын хәлдә; «Татарстан Республикасы буенча Россиянең ЭЭМның Медик-санитар бүлеге» ФКССОда – 1 кеше канәгатьләнерлек хәлдә, реабилитацион дәвалауда .
Италия белгечләре БРКХнең белгечләре белән икекөнлек эш уздырачаклар, дәвалап булмый торган генетик авыруларның көнүзәк мәсьәләләре буенча докладлар ясаячаклар, һәм «Спиналь мускул атрофия» диагнозы белән балаларның  ата-аналары, өчен мастер-класслар (балаларны карау, КРВЙ профилактикалау) уздырачаклар. Италия белгечләренең консультациясенә безнең республикабыздан гына түгел, ә Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән пациентлар язылган.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
ҮАТЭ – үпкә артериясенең яисә аның ботакларыныж тромблар белән томалануы,алар ешрак аякларның, очаның веналарында яисә аскы куыш венада барлыкка килә. Шул тромблар, кайвакыт 20 см артык озынлыкта веналардан өзелеп төшәргә мөмкин, кан ташкыны белән йөрәкнең уң бүлекләреннән узып, үпкә артерияләрнең тамырларын томалый ала.
Югары уку йөкләнешләре, өстәмә укулар, компьютер һәм фаст-фуд белән мавыгу, стресслар, пассив ял һәм саф һавада сирәк булу елдан ел укучыларның сәламәтлекләрен начарайталар. Баланың сәламәт яшәү рәвешен максатчан оештыру, сәламәтлеккә дәлилләүне тәрбияләп үстерү, үзенең һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык турында кузаллауны оештыру балаларның яхшы сыйфатлы физик һәм психик үзлегеннән үсешне тәэмин итәргә рөхсәт итәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Хәйруллин Илдар Индус улы билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International