Безнең халыкны төрле авырулар куркынычыннан, шул санда грипптан һәм туберкулездан ничек саклау турында шәһәр ММЧ журналистлары белән Әлмәт табиблары сөйләштеләр: Фәрит Шангараев – Әлмәт туберкулезга каршы диспансерының табиб-фтизиатры, Диләрә Вәлиева – Роспотребнадзорның территориаль бүлегенең баш белгече, Лилия Гумматова – «ӘБШХ һәм ПҮ» ДАССОның гаилә планлаштыру бүлеге мөдире, Дамир Солтанов – «ӘРҮХ» ДАССОның йогышлы авырулар табибы.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә «Буа РҮХ» ДАССОның табиблары артериаль кан басымын үлчәү буенча чираттагы акцияне уздырдылар. Бу юлы акция Буа районының «Знамя (Байрак)» район газетасы редакциясенең коллективында узды. Гомуми практика табибы Нурания Насрутдинова йөрәк-кан тамырлары авырулар профилактикасына багышланган лекцияне укыды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуының төп риск факторлары турында сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән презентация күрсәтелде.
Билгеләргә кирәк, шундый акция Буа районының башка оешмаларының хезмәт коллективларында да уздырылды һәм уздырыла.Эндоурология үзәге 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылды. Хәзерге заман операцияләрен ясарга рөхсәт итүче яңа җиһазны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күрде. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башкалар озатып бардылар.
Бүген Казанда«Сәламәтлек дулкыны» дигән Унынчы Бөтенроссия информацион-пропагандалау савыктыру акциясе узды. «Александр Бенуа» теплоходында әйдәүче федераль үзәкләрдән, шул санда А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгеннән; оториноларингология фәнни үзәгеннән; академик С.Н. Федоров исемендәге «Күз микрохирургиясеннән»; Эндокринологик фәнни үзәктән; Россия балалар клиник хастаханәсеннән; Н.И. Пирогов исемендәге Педиатрия фәнни-тикшеренү клиник институтыннан; Стоматология һәм казналык-бит хирургиясе үзәк фәнни-тикшеренү институтыннан әйдәүче белгечләр Казанга килделәр.