"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Балык Бистәсе районының Чаллыбаш авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды.
Быел Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең өч фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасына керде.
Ике ел рәттән Ютазы районы медицина учреждениесе Татарстан нефтьчеләренең социаль программасында катнаша һәм шактый күләмдә грантлар ота.
2020-2023 елларда ВИЧ-тестны 23 меңнән артык кеше тапшырган һәм 2,2 меңгә якын кеше С гепатиты вирусына анализ узган.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре консультатив-методик ярдәм күрсәтү максатыннан Осиново бистәсендә ачылуга әзерләнүче күп профильле поликлиникада булдылар
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-психотерапевты «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләргә стресс һәм аны җиңү юллары турында сөйләде
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булганнарның гаиләләренә чын күңелдән кайгы уртаклаша.
Безнең ил халкының күпчелеге ачык тире төсмеренә һәм шунлыктан табигый саклануның түбән булуына ия, шуңа күрә, һичшиксез, кызыну кагыйдәләрен үтәргә һәм урафиолет зыянын киметү өчен махсус чаралар кулланырга кирәк.
Бүген, 28 июльдә, Казан дәүләт медицина академиясендә В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт табибларны камилләштерү институтының (ГИДУВның) өлкән хезмәткәре Порсева София Яковлевнаны 100 яшьлеге белән котладылар.
Кичә ИСО 9001-2015 сыйфат менеджменты сертификатын тапшыру тантанасы булды. Димәк, күп нәрсә инде эшләнгән, ә кайбер эшләр әле алда.