«Крутушка» шифаханәсендә ял итүчеләр өчен «Депрессия һәм аннан чыгу» лекциясе булды. Лекция материаллары белән Татарстан Республикасының атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.
2022 елның 6 октябреннән 9 октябренә кадәр «Идел буе федераль округының волонтер-медиклар округ форумы» узды, ул Идел буе федераль округының төрле шәһәрләреннән 100 волонтерны җыйды.
Табиб-терапевт Нина Васильевна Гыйләҗева 40 ел 2нче сырхауханәнең иң зур участокларының берсендә хезмәт куя. Аның карамагында 2000дән артык пациент бар.
2022 елның 11 октябрендә В. М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе базасында "Психик сәламәтлек көне. Психофармакотерапиянең актуаль мәсьәләләре" төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт медицина академиясе тарафыннан оештырылды.
Әгәр 20-30 ел элек симерү проблемасы сәламәт яшәү рәвеше турында кайгыртучы кайбер кешеләрнең һәм табиб-диетологларның сөйләшү темасы булса, бүген симерү һәм артык авырлыктагы кешеләр саны арту кешелек сәламәтлегенә җитди куркынычларның берсенә әверелде.
Урицкий исемендәге паркта ТР төньяк йөреш федерациясенә оешуга 2 ел тулу уңаеннан һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Алтын көз» Төньяк йөреш буенча чара узды.
Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче тапкыр аорта трансплантациясен үткәрделәр.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе коллективы медицина учреждениесе территориясен җыештыру өмәсендә катнашты.
Казан дәүләт медицина университетында Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге» ДАУ директоры Ростислав Туишев сәламәтлек саклау системасында фәнни потенциалны интеграцияләү һәм ясалма интеллектны үстерү буенча уртак эш турында килешүгә кул куйдылар.
Остеопороз-сөякләр зәгыйфьләнә һәм җиңел сынарга мөмкин авыру. Нормада сөякнең күзәнәкле структурасы, остеопороз вакытында сөяк массасы кими һәм сөяк структурасы бозыла.