Казанда россия катнашуында Регионара фәнни-гамәли «Аналыкны һәм балачакны саклауның көнүзәк мәсьәләләре. Язгы укулар» дигән конференция узды.
1 июньнән башлап 10 июньгә кадәр Татарстанда абортларны профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза, ул 1 июньгә –Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән.
Казанда «WorldSkills Russia 2019» дигән Яшь профессионаллар 7нче Милли чемпионатының финалы узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7121 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1528 тапкыр чыктылар.
Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң Әлмәт перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең балалар стационарына килеп киттеләр.
1 июньдә Балаларны яклау көнендә «Тормыш линиясе» хәйрия фонды БРКХнең нейрохирургия бүлегенә 900 Carl Zeiss җитештергән 21 411 900 сумлык OPMI Pentero заманча нейрохирургия операция микроскопын сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Халыкара балаларны яклау көнен Балалар республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр, кечкенә пациентларның ата-аналары, артистлар катнашуларында бәйрәм концерты белән билгеләделәр.
БРКХнә Үзәк федераль округ буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы килеп китте.
Апас ҮРХ Биеш фельдшер-акушерлык пункты җирлегендә ФАПлар мөдирләренең күчмә семинар-киңәшмәсе узды.
26 майдан башлап 26 июньгә кадәр уза торган «Наркотикларсыз тормыш» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары Казан нефть-химия көллиятнең студентлары өчен видеолекторий үткәрделәр.