12 декабрьдә 19.00 сәг. Казанда «БороДАбрь» акциясен тәмамлауны «Сәламәт рок-н-ролл» белән билгелиячәкләр. Исегезгә төшерик, «БороДАбрь» акциясе Татарстанда 7ноябрьдән башлап 7 декабрьгә кадәр узды һәм ирләр арасында онкология авырулары турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенә килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча төзелеш эшләре 500 млн сумга төштеләр, зур күләмдә акча яңа техника сатып алу өчен җибәрелде. Аерым алганда, хәзерге заман компьютер томографы, эндоскопик җиһазлар, ультратавыш диагностика уздыру өчен аппаратлар сатып алындылар. Тулысынча операцион җиһазлар, шул санда чиста бүлмәләр комплексы монтажланган. Бинада электр челтәрләр, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, вентиляция тулысынча алыштырылдылар.
Конференциядә илнең әйдәүче учреждениеләре вәкилләре катнашачак: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының акад. Н.Н. Бурденко исемендәге Милли медицина тикшеренү нейрохирургия үзәгенең (Мәскәү), Россия проф. А.Л. Поленов исемендәге фәнни-тикшеренү нейрохирургик институтының – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «В.А. Алмазов исемендәге ФМТҮ» ФДБУ филиалының (Санкт-Петербург), Мәскәү шәһ. Сәламәтлек саклау департаментының Фәнни-тикшеренү кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология институтының вәкилләре.
13 һәм 14 декабрьдә Казан дәүләт медицина университында Регионара ИФОда һәм УФОда РФ атказан табибларының стратегик сессиясе булачак. Анда Идел буе һәм Урал федераль округларының медицина берләшмәсенең һәм территориаль сәламәт саклау органнарының 200гә якын абруйлы вәкилен бер мәйданчыкта җыячак.
Бүген Татарстан хирургы Владимир Муравьев 70-еллык юбелеен бәйрәм итә. Бөтен тормышын ул Республика клиник онкология диспансерына багышлады һәм хаклы рәвештә эндоскопия патриархы исеменә лаек.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш травматологы-ортопеды сүзләре буенча, үткән елда һәр унынчы татарстанлы төрле дәрәҗәле авырлыктагы җәрәхәт алды: аларның 68% – көнкүреш җәрәхәтләр, 24% – урам җәрәхәтләре, тагын 2% – производствода алган травмалар. Тулаем алганда ил буенча, уртача алганда, бер ел эчендә 13 миллион кеше җәрәхәтләнә.
Конкурска йорәк-кан тамырлары авыруларын һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча эшләр (мәкаләләр, очерклар, теле- һәм радиорепортажлар, теле- һәм радиотапшырулар серияләре) тәкъдим ителәләр.
Казанда II Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының конференциясе эшен башлады. Чара Россиянең әйдәүче галимнәрен, йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләрне, эпидемиология белгечләрен, терапевт-табибларны, гомуми практика табибларын һәм педиатрларны җыйды.
7 табиб һәм 13 урта медперсонал вәкиле Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале биналарында эшли башладылар. Бүген учреждениенең яңа хезмәткәрләрен тәбрикләделәр һәм вакыйганы бәйрәм концерты белән билгеләделәр. Учреждениенең баш табибы Ләлә Камалетдинова яшь медицина хезмәткәрләренә игелекле юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте һәм медикларның авыр эшләрендә уңышлар теләде.
Чистай үзәк район хастаханәсендә ВИЧны профилактикалау буенча акция узды. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре яшьләр арасында анкетлаштыру үткәрделәр һәм мәкерле авыруның йогышлану юллары, аны профилактикалау турында сөйләделәр. Медиклар Чистай политехник көллият һәм Чистай медицина училищесы студентлары белән аралыштылар.