ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Республика клиник онкология диспансерының интервенцион радиология табиблары Кытайда, Нанкин шәһ. Southeast University Zhongda Hospital, табибларны камилләштерү программасы чикләрендә стажировка үтәләр. РКОД медиклары госпиталь интервенцион радиология бүлегенең эше белән танышалар. Ел саен монда 4000 артык интервенцион тыкшынулар бөтен юнәлешләр буенча уздырыла.

Бөтен Россиядән белгечләр хәрәкәт бозуларының, вертеброневрологик һәм нерв-мускул авыруларның дифференциаль диагностикасы,  неврологик авырулары киң спектрының рациональ фармакотерапиясенең хәзерге заман принциплары  һәм реабилитацион карашлар һәм технологияләр турында фикер алышачаклар.

Экскурсия барышында хастаханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина учреждениедә, шул санда сырхауханәләрдә һәм ФАПларда, капитальный ремонт уздырылды, кабул итү-диагностик бүлек ачылды, районда 8 яңа фельшер-акушерлык пункты төзелде, дип сөйләде. Хастаханә хәзерге заман җиһаз белән җиһазландырылды, пациентлар һәм медицина персоналы өчен бөтен шартлар оештырылды.

НТР-24 телеканалында «Синең сәламәтлегең өчен, Түбән Кама» дигән тапшырулар циклы «Түбән Кама районында халыкны наркотиклаштыру профилактикасы» муниципаль программасы чикләрендә чыга. Программада –  наркотик бәйлелек белән интегүче кешеләрнең эч серләрен сөйләү, кальяннар, алкоголь, никотин, электрон тәмәке һәм наркотиклар зыяны, табиблар киңәшләре.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанда 20 меңнән артык өлкән кеше һәм бала бронхиаль астма белән исәптә тора. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунологы-аллергологы Рөстәм Фәссахов хәбәр итте. Пресс-конференция Бөтендөнья бронхиаль астма белән көрәшү көненә багышланган иде.

2017 елның 4 декабреннән башлап 10 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8238 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1204 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6549– төрле авыруларга, шул санда 167 инсультка һәм 33 инфаркта туры килде.

2017 елның 12 декабрендә 12.00 башлап 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президентының йөкләмәсе нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә (ТКҮРКПХ) учреждение хезмәткәрләре арасында «60 секунд» уенын үткәрделәр. Интеллектуаль ярышта медиклар, бухгалтерлар, хезмәтне саклау бүлеге белгечләре һәм башкалар катнашты.

Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәйрия эшчәнлеге өлкәсендә күренекле казанышлар өчен  Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты булды . Ул Татарстан башкаласында беренче хосписны оештыру өчен билгеләнде.

Конференциядә кардия ахалазиясе белән пациентларны диагностикалау, дәвалау һәм диспансер күзәтү, панкреатобилиар зона авыруларының эндосонографик диагностикасы, юан эчәк, үңәч авырулары мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, гомуми дәвалау челтәре һәм онкология учреждениесе хезмәттәшлекләре  мәсьәләләрен, хәзерге заман эндоскопик һәм эндохирургик методикаларын карап тикшерәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International